Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

“Булсаң зирәк, әйт тизрәк!”

   Нәкъ менә хәзер табигатьнең иң гүзәл чагы. Шушы матурлыкны саклау һәркемнең изге бурычы.  14 июнь без балалар белән табигать кочагына чыктык. “Булсаң зирәк, әйт тизрәк!” исемле әдәби викторина үткәрдек.           

   Бер генә тереклек тә табигатьсез яши алмый. Табигать – анабыз безне туендыручы, яшәргә көч, дәрт бирүче дә. Кеше табигать баласы, аңа туу һәм тереклек итү өчен, Җир, Су, Һава, Кояш кирәк.

    Балалар белән ике командага “Табигать дуслары” һәм “Яшеллек сакчылары” командаларына бүлендек. Ярыш 4 конкурстан торды. 1- сорау -җавап, 2 - сынамышлар, 3 - кошлар - җәнлекләр, 4- табигать турында китаплар. “Табигать дуслары” командасы җиңеп чыкты. Балаларга “Табигать ул - үзебез” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим иттем.  Табигатьне ярата, аның матурлыгын тоя белгән кеше каты бәгырьле була алмый. Шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле булыйк, - дип кичәбезне тәмамладык.