Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Балалар сабантуе"

  12 июнь көнне мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Иске Ашыт мәдәният йорты янында Балалар сабантуе оештырдык. Сабантуйда халкыбызның милли уеннары: йомырка ташу, су ташу, капчык киеп йөгерү, таяк тартышу, аркан тарту, гер күтәрү, көрәш һәм башка бик күп төрле уеннар уйнатылды. Бәйрәм бик матур музыкаль программа белән үрелеп барды. Авылыбызда туып-үскән, хәзер Арча шәһәрендә яшәүче, спорт мәктәбендә тренер булып эшләүче  Ренат Насыбуллин ярышларда җиңүче балаларга үзенең бүләкләрен һәм медальләрен тапшырды. Казан асып бик тәмле пылау пешереп, самавыр кайнатып бар халыкны сыйладык. Сабантуйны оештырырга ярдәм иткән иганәчеләребезгә, авыл халкына бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Балаларны куандырып биргән сәдәкаләренең изге айларда әҗер савабы булсын.