Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

" Салават күперендә кунакта”

    8 июнь көнне 1 сыйныф укучылары белән “Салават күперендә кунакта” исемле китапханә дәресе булып үтте.

    Салават күпере мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен бердәнбер татар әдәби-нәфис журнал. Аның тарихы 20 еллык вакытны үз эченә ала. Быел журналга 26 яшь.

    Укучылар журналны һәрвакыт яратып укыйлар, чөнки журналга язылырга һәркемнең дә мөмкинчелеге юк. Иң беренче укучыларга журналлардан төзелгән күргәзмә тәкъдим иттем.

    Журналның эчтәлеге белән танышып чыктык, андагы башваткычларны чиштек, рәсемнәрне буядык. Ахырдан “Салават күпере” дигән әкият укыдык. 5 укучы катнашты, 10 журнал бирелде.