Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Шигъри тәлгәшләр" (Шигърият көне)

   21 март - Бөтендөнья шигърият көне. Шул уңайдан Иске Ашыт авыл китапханәчесе авылдашларын яраткан шигырьләр авторы Гөлара Шәрипова иҗаты белән, шагыйрәбезнең "Баллы көзләрем" исемле шигырьләр җыентыгы белән таныштырды. Күп авылдашларым Гөлараны "Тормыш авыр, дибез..." шигыре аша белә икән. Галимулла абый исә бу шигырьне яттан да сөйләп күрсәтте. Автордан тагын да матур шигырьләр көтеп калабыз.