Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Татар язучылары һөнәр ияләре турында"

     18 март көнне китапханәдә әдәби китаплар укырга яратучылар җыйналды. Түгәрәк өстәлебезнең темасы “Татар язучылары һөнәр ияләре турында” дип аталды. Китап сөючеләр белән  үзләре укыган әсәрләр буенча әңгәмә алып барылды. Нинди әсәрләр һөнәр ияләренә багышланган? Без һәрвакыттагыча барлык китап укучыларыбыз яратып укыган “Ак чәчәкләр”, “Очар кошлар белән янәшә”, “Дөнья гизү”, “Хәзинә” романнарына тукталдык. Романнар буенча әдәби викторина оештырдык. Кунакларыбыз  бер-берләренә сораулар бирделәр. Әлбәттә викторинада иң күп китап укучыбыз Әлфия Мөхәммәдиевага тиңнәр булмады.