Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Татар театрлары, яраткан артистларым" (Театр елы уңаеннан)

   Иске Ашыт авыл китапханәсе 6 сыйныф укучылары белән  "Татар театрлары, яраткан артистларым” исемле  видеоэкскурсиягә чыкты.

Слайд-презентация ярдәмендә китап укучылар театр тарихы, аның артистлары тормышы, театрда тамашачы буларак үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үттеләр. Китапханәче артист профессиясе турында, спектакль ничек туа, нинди театрлар була шул турыда сөйләп үтте.Укучыларга бик таныш спектакльләр "Беренче театр", "Сүнгән йолдызлар","Әлдермештән Әлмәндәр"дән өзекләр карадык. Спектакль өстендә артистлар гына түгел, режиссер, сценарие авторы, костюмерлар, грим салучыларның хезмәте турында белдек. Укучылар үзләренең яраткан театр артисларын санап үттеләр. Яраткан даһи артистларыбыз  Г.Камал, К.Тинчурин, Ш. Биктимеров, Р. Таҗетдиновлар турында сөйләштек. “Театр яши, яшәячәк” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык. Ахырдан балалар үзләре теләгән рольне уйнап күрсәттеләр.