Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Иң яхшыларын укырга вакыт" (Акция)

    “Иң яхшыларын укырга вакыт: Алиш премиясе лауреатлары китапларын укыйбыз” акциясенең беренче көне балалар бакчасында үтте. Кичә  барышында балаларны Алиш исемендәге премиягә лаек булган балалар язучылары белән таныштырдым. Р.Миңнуллинның “Кызыл тавык”, “Кем нәрсә ярата?”, “Энемне тирбәткәндә”, Р.Мингалимнең “Тамчы тотам”, “Тук-тук!”, Х.Халиковның “Тәти кыз” шигырьләрен укыдык. Балалар күргәзмәдәге китапларның рәсемнәрен карап чыктылар. Китаплар чыннан да бик матур рәсемле балаларны үзләренә тартып торалар. Кичәбез ахырында Алиш әкиятләрен рольләргә бүлеп уйнадык.