Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Иң яхшыларын укырга вакыт" (Акция)

   “Иң яхшыларын укырга вакыт: Алиш премиясе лауреатлары китапларын укыйбыз” акциясенең икенче көне китапханәдә дәвам итте. Китапханәче укучыларны кыскача гына Алиш премиясе лауреатлары белән аларның портретларын күрсәтеп таныштырып чыкты. Укучылар күргәзмәдәге үзләренә ошаган китаплардан өзекләр укып күрсәттеләр. Китапханәче балаларга А. Гыймадиевның "Бүләк” хикәясен кычкырып укыды. Бу шаян хикәя балаларга бик ошады. Хикәя 8 мартка бүләк сайлау турында иде. Кичәбез ахырында укучылар А.Алиш әкиятләрен искә төшереп, аларны рольләргә бүлеп уйнадылар. Күргәзмәдәге китаплар рәсемнәре, бизәлешләре, эчтәлекләре белән үзләренә тартып тора, һәрбер укучы үзенә ошаган китапны укырга алды.