Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

“Алиш әкиятләре”

  1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне . Ул  1950 елдан бирле билгеләп үтелә.

   Шул уңайдан Иске Ашыт авыл китапханәсендә 2 нче сыйныф укучылары белән “Алиш  әкиятләре”  дип исемләнгән балалар иртәсе булып  үтте.

   Иртә А. Алишның “Сертотмас үрдәк”, “Куян кызы”, “Чукмар белән Тукмар” әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән мультфильм карау белән башланып китте.  Балаларга Алиш әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән “Алиш-әкиятләр остасы” дип аталган  китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

   Электрон презентация ярдәмендә рәсемнәр күрсәтеп, аның кайсы әкияттән икәнен, табышмакларның җавапларын әйтеп, бу җәнлекләрнең кайсы әкият геройлары икәнен, әкиятләрдән өзекләр укып, аның кайсы әкияттән булуын балалар бик теләп җавап бирделәр. Ахырдан “Сертотмас үрдәк”әкиятен истә калганча сәхнәләштереп уйнап карадык.