Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә..."

   2019 ел эшче-һөнәрләр елы. Шул уңайдан Иске Ашыт авыл китапханәчесе “Ак каен” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә” исемле һөнәрләр буенча сәяхәткә чыкты. Балалар белән нәрсә ул һөнәр, кемнең әти-әнисе нинди һөнәр иясе булып эшли, алар нинди һөнәр ияләрен белүләре турында сөйләштек. “Кибетче”, “Табиб”, “Пешекче”, “Үз урыныңны тап” уеннарын уйнадык. Һөнәрләргә багышланган рәсемнәр, китаплар  буенча әңгәмә алып бардык. Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләрен искә төшердек. Һәрбер бала үскәч үзенең кем булырга теләвен әйтте. Алар арасында нинди һөнәр ияләре генә юк! Сәяхәтебез вакытында балалар бик күп яңалык белделәр, күңелле ял иттеләр. Һөнәр сайлаганда бу белемнәр аларга комачауламас дип уйлыйм.