"По басням Крылова. (И.А.Крыловка - 250 яшь)
Иске Ашыт авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән «По басням Крылова» дип исемләнгән әдәби кунакханә үткәрде. И.А.Крыловка – 250 яшь. Китапханәче балаларны И. А. Крыловның иҗаты белән таныштырды, аның тормышы турында сөйләде. Кечкенә Иван Андреевич балачактан китаплар укырга яраткан, 200 дән артык мәсәлләр иҗат иткән. Укучылар :”Бу кайсы мәсәлдән?”, “Үз парыңны тап” уеннарында катнаштылар, «Стрекоза и Муравей», «Ворона и Лисица» исемле мәсәлләрне рольләргә бүлеп укыдылар. Чара «Ворона и Лисица» мультфильмын күрсәтү белән тәмамланды.