Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Сдай батарейку, спаси ежика!" (Акция)

Иске Ашыт авыл китапханәсендә иске батарейкаларны җыю буенча “Батарейка тапшырып, керпегә ярдәм ит!” акциясе башланды. Китапханәдә батарейкалар махсус савытка җыела. Китапханәгә килгән һәрбер кеше әлеге акциягә кушыла һәм табигатьне саклауга үзеннән өлеш кертә алачак.

Акциягә юктан гына әлеге исем бирелмәгән. Бер батарейка ике керпе яши ала торган тирәлекне авыр металлар белән зарарлый. Батарейкалар, туфракка эләгеп, бу җирне җәнлекләр яши алмаслык дәрәҗәгә җиткерәләр. Шуңа күрә батарейкаларны үтильләштерергә кирәк.

“Батарейка тапшырып, табигатькә ярдәм ит!”

Искергән батарейкаларны тапшырыр  өчен китапханәдә көтеп калабыз.