Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Китап битләрен "саклагыч" (Мастер-класс)

     Кайбер китапларны әллә ничә кабат укып чыгасың. Ә инде иң кирәкле, кызыклы урыннарны тиз генә таба алмыйсың. Шуның өчен без китапханәбездә башлангыч сыйныф укучылары белән китап саклагыч, ягъни китап кыстыргычы  ясарга булдык. Балалар бар тырышлыкларын куеп эшләделәр, һәрбер укучы үз фантазиясен эшкә җигеп, кыстыргычларны төрлечә бизәделәр. Шулай  ук эш барышында укучылар белән кайчы белән сак эш итү кагыйдәләрен дә искә төшереп үттек. Кыстыргычларыбыз бик матур, уңайлы килеп чыктылар. Аларны укучыларыбыз һәрбер дәреслекләренә дә ясап куярга сүз бирделәр.