Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Сөлге - татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл"

   Быелгы “Ак калфак” оешмасының беренче утырышы “Сөлге-татар хатын-кызының осталыгына  һәйкәл” исемле мастер-класс белән башланып китте. Мастер классны авылыбыз остабикәсе Камилә апа Шәймәрдәнова үткәрде. Камилә апа сөлгеләреннән бик матур күргәзмә эшләдек. Күргәзмәдәге эшләрнең берсе-берсенә ошамаган, алар һәрберсе төрле-төрле. “Кулларыннан гөлләр тама” – диләр, Камилә апа шикелле оста ханымнар турында. Ул сөлге чигүнең бөтен нечкәлекләрен аңлатты, серләренә төшендерде. Берләшмәгә йөруче ханымнар элеккеге җырларны җырлап, сөлге чиктеләр. Хәмдия апа исә кичәбезгә сөлге турында шигырь, үзе иҗат иткән бәетләрен язып алып килгән. Ахырдан чәй өстәле артында үзебезнең милли ризыкларыбыздан авыз иттек.