Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Алда юллар кайсын сайларга

  Кеше гомеренең өчтән бер өлеше хезмәттә үтә. Димәк, башкара торган эш шәхес үсеше өчен нигез булып тора. Кешенең рухи байлыгы аның эшчәнлегенә бәйле, ә һөнәр – шул эшчәнлекнең төп өлеше.

  Бүгенге очрашуның төп максаты: дуслар белән аралашу мөмкинлеге тудыру гына түгел, ә бәлки югары класста укучы балаларга азмы-күпме киләчәкләрен күзалларга ярдәм итү, һөнәр сайлаганда  югалып калмас өчен киңәшләр алу, шулай ук теге яки бу уку йорты, аңа керү шартлары турында мәгълүмат ишетү.

  13 май көнне безнең Иске Ашыт авыл китапханәсендә студентлар белән очрашу кичәсе булды. Очрашу уен-көлке, ярышлар белән үрелеп барды. Укучылар үзләренә бик күп кирәкле мәгълүмат алдылар. Студенлар үзләренең укулары, уңышлары белән уртаклаштылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар теләделәр, үзләренең киңәшләрен бирделәр.