Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Онытылмас Батырлык"

   27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте.  Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк!

   Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан китапханәбездә “Гасырлар хәтере ” дигән исем астында китап күргәзмәсе куелды, тарих укытучысы Радик Нурисламович җитәкчелегендә  “Онытылмас Батырлык” дип исемләнгән батырлык  сәгате үткәрелде. Презентация, видеоязмалар аша сугышнның кискен мизгелләрен күз алдына китердек. Батырлык дәресебез бер минут тынлык белән тәмамланды.