Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Гайдара читай и другим помогай" (Гайдарга - 115 яшь)

    22 гыйнварда күренекле язучы, тимурчылар хәрәкәтенә нигез салучы А. П. Гайдар тууына 115 ел тулды.

    Бу  көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә “Гайдара читай и другим помогай” исемле, Аркадий Гайдарның китаплары буенча мәрхәмәтлелек дәресе үткәрелде.

Чара башлангыч сыйныфларга багышланган иде. Китапханәче А.П.Гайдарның тормыш юлын, ничек итеп иҗатка килүен сөйләде. Язучының күргәзмәдә урын алган китаплары белән, язучы иҗаты буенча төзелгән презентация белән таныштырды. Укучыларга «Тимур и его команда» китабы турында, тимурчылык отрядлары турында мәгълүмат бирелде. Дәрес ахырында ”Гайдар шагает впереди” җырын тыңлап, “Чук и Гек” фильмыннан өзек карадык.