Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Көннәрең бетте шул Иске ел!"

    12 нче январь көнне  Иске Ашыт мәдәният йорты каршында «Көннәрең бетте шул Иске ел!” исемле  матур бәйрәм булып узды.Аны Иске Ашыт  мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә үткәрде.Авыл халкын бәйрәм белән котларга Ташкичү авыл җирлеге башлагы Файзуллин Фәһим Хатип  улы да килгән иде. Алып баручы авыл халкын  бәйрәмнең шартлары, кагыйдәләре белән таныштырып үтте. Уеннар концерт номерлары белән чиратлашып барды, авыл үзешчәннәре, кайткан кунаклар җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр. Һәрбер кешегә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кыскасы, бу көнне авыл халкы рәхәтләнеп бәйрәм итте.