Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Балалар өчен бердәнбер газет - "Көмеш кыңгырау"

   Көмеш кыңгырау – республикада чыгып килүче бердәнбер балалар һәм яшүсмерләр газетасы. Иң кызыклы яналыклар, балалар иҗаты һәм хатлары, әкиятләр, шигырьләр, җырлар, сценарийлар һ.б

Китапханәбездә   урта яшьтәге мәктәп  балалары  белән  “Көмеш кыңгырау” газетасы битләре буенча “сәяхәт” оештырдык. Балалар иҗат иткән шигырьләрне, әкиятләрне, ”Әдәби сәхифәләрне”,  “Ачык ишек” һәм “Кызыл юлдан” сәхифәләрен бик яратып укыдык, балаларга “Файдалы киңәшләр”рубрикасы да бик ошады.

Балалар барысы да китапханәдән газетаны укырга алдылар, үзләре дә газетага язылырга теләгәннәрен әйттеләр.