Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

“Безнең җанда хәтер уяу торса, Җиңү һәрчак дәвам итәчәк! ”

   7нче май көнне Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган “Безнең җанда хәтер уяу торса, Җиңү һәрчак дәвам итәчәк! ” – дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрдек.

   Кызганычка каршы авылыбызда сугыш ветераннары калмады, кичәгә авылыбыздагы сугыш михнәтләрен күргән, җиңү көнен якынайту өчен армый – талмый хезмәт иткән тыл хезмәте ветераннарын чакырдык.

   Аларны иң беренче авыл җирлеге башлыгы Фәһим Хатип улы котлады. Аларга үзенең изге теләкләрен җиткерде.

   Кичәдә ветераннарны котлап мәктәп укучылары белән берлектә без мәдәният хезмәткәрләре матур җырлар, биюләр, изге теләкләребезне бүләк иттек. Бу кичә өлкәннәр күңеленә хуш килде.

    Ахырдан һәйкәлгә веноклар салдык.