Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Ач пәрдәңне, галиҗанәп театр!" (Г.Камалга - 140 яшь)

   2019 ел Россия Федерация указы нигезендә театр елы дип игълан ителде.

   Галиәсгар Камал 1879 елның 6 гыйнвары — татар халкының бөек драматургы, язучысы, егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипләрнең берсе. Хезмәт Батыры (1923). 1926 елда Г.Камалга рәсми төстә «Татар халык драматургы-әдибе» исеме бирелә һәм ул – «татар драма әдәбиятының зур хезмәтчесе, атасы һәм татар артистларының якын ярдәмчесе» дип бәяләнә. Хәзер исә Казанда урнашкан Татар дәүләт  академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.

   8 гыйнвар көнне 5 сыйныф укучылары белән “Ач пәрдәңне, галиҗанәп театр!” исемле информация сәгате үткәрелде. Китапханәче театрның килеп чыгу тарихы, кем ул Г.Камал, аның иҗаты турында белешмә бирде. Эчтәлекле презентация ярдәмендә балалар белән җанлы әңгәмә алып барылды. Театрлардан өзекләр күрсәтелде. Балаларның күбесе Камал театрына барганы булу, театрларның күбесе аларга таныш булу кичәбезне тулыландырып җибәрде. "Театр яши, яшәячәк" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.