Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Яңа ел тамашасында" (Күңелле уеннар)

   Яңа ел каникулларында китапханәче мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Яңа ел тамашасында” исемле кичә үткәрде. Кыш бабай, Кар кызы һәм Ак калфак балаларга  кунакка килде.Балаларның күңелләрен күрергә китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әнә шулай, әкият геройлары булып киенеп килделәр.Алар укучыларны якынлашып килүче яңа ел белән котладылар, узып баручы елны тырышып укуларын, яхшы булуларын барысын да белеп торуларын искәртеп уздылар.Кышның салкыннарыннан куркып өйдә ятмаска, чана, чаңгыда шуарга, саф һавада күбрәк булырга куштылар.Аннан инде ике командага бүленеп, балалар төрле конкурсларда катнаштылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.Ахырдан укуыларга баллы күчтәнәчләр тапшырылды.