Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Кешеләрдә тик яктылык күрәм" (Ф. Сафинга - 65 яшь)

     Иске Ашыт авылы китапханәчесе каникул чорында  укучылар  белән " Кешеләрдә тик яктылык күрәм" темасына Ф. Сафинга 65 яшь тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрде. Укучылар  Гаяз Исхакый бүләге лауреты, шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист Факил Сафинның тормыш юлы, иҗаты белән танышты, презентацияләр карады, «Керпенең шәһәргә сәяхәте” исемле китабыннан өзекләр укылды. Факил Сафинның   җыр - музыка өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Бигрәк тә балалар җырын үстерүгә зур әһәмият бирә. Ахырдан бик рәхәтләнеп "Кулчатыр" җырын җырладык.