Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Исәнме чыршы, исәнме!"

   Иске Ашыт авылы балалар бакчасында “Исәнме чыршы, исәнме!” исемле яңа ел бәйрәме булып үтте.

Бәйрәмгә балалардан тыш әти-әниләр һәм авыл халкы да бик күп килгән иде.  Бу балалар өчен көтеп алган бәйрәм. Шуның өчен дә алар бу бәйрәмгә ныклап әзерләнгән. Һәрберсе шигырь өйрәнгән, хәтта берничә  бала русча да сөйләде. Кар бөртекләре биюен, “Үрдәкләр” һәм “Клоуннар” биюләрен балалар бик матур биеделәр. Балалар чыршы һәм кыш бабай турында да бик күп җырлар өйрәнгәннәр.Бәйрәмнең иң матур бизәге билгеле, кыш бабай һәм кар кызы. Безнең бәйрәмдә дә алар көтеп алынган кунаклар булды. Кыш бабай белән кар кызы барлык кунакларны бәйрәм белән котлады. Һөнәрләрен күрсәткән балаларга күчтәнәчләрен өләште. Бәйрәмгә китапханәче Кыш әби булып килде. Алдынгы балаларга грамоталар тапшырды. Ахырдан хулиган песи Пират роленә кереп балаларны бик күп әдәп кагыйдәләренә өйрәтте.

Бәйрәм бик күңелле үтте. Әти-әниләрнең җылы рәхмәтен ишетү барыбызга да яңа көчләр өстәде.