Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Акланган өметләр" (Китап презентациясе)

   18 декабрь көнне Ташкичү авылы мәдәният йортында Розалия Насибуллинаның "Акланган  өметләр" исемле китабының презентациясе булды. Китап Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстан укытучыларыннан беренчеләрдән булып Социалистик Хезмәт Герое исемен алган Стелла Зәки кызы Габдрахмановага багышлана. Әлеге китапта аның балачак һәм мәктәп еллары, гаиләсе һәм педагогик хезмәт эшчәнлеге турында язмалар һәм фотосурәтләр урын алган.

  Очрашуда Стелла Зәки кызының укучылары, хезмәттәш дуслары, китапханәчеләр, авыл халкы , ветераннар советы рәисе Наил Газиз улы һәм  ветеран укытучы Зыятов Фәргатъ Гани улы катнашты. Кичә искиткеч тәэсирләр калдырды. Китап авторы Розалия апа имзалы китаплар бүләк итте. Китапханәче өчен моннан да зур бүләк юктыр минемчә. Кичәне оештыручыларга бик зур рәхмәт.
Кадерле китап сөюче дусларым! Китапханәдә яңа китап! Рәхим итегез!