Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Туган ягыбызның тарихи һәйкәлләре

4 май көнне башлангыч сыйныф укучылары белән экскурcиягә чыктык. Темабыз “Туган ягыбызның тарихи һәйкәлләре” булганлыктан, берничә көннән 9 май Җиңү бәйрәме икәнлекне истә тотып яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә куелган обелиск янында тукталдык.

 Укучылар исемлектән үзләренең бабаларының исемнәрен таптылар, Иске Ашыт авылы тарихы белән таныштылар, авыл  үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән авылдашларыбыз турында мәгълүмат бирелде, истәлекле тарихи урыннар турында, сугыш китергән фаҗигаләр турында фикер алыштык.

 Соңыннан бер минут тын калып сугышта үлгән бабаларыбызны искә төшердек.