Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Татарстанның истәлекле урыннары

     28 нче апрель көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә 1 сыйныф укучылары белән “Татарстанның истәлекле урыннары” дип исемләнгән мәдәният дәресе үтте.

    Татарстанның истәлекле урыннары турында журналларда чыккан материаллар, китаплар белән таныштык. Презентация ярдәмендә Татарстан Республикасының башкаласы Казан шәһәренең истәлекле урыннары турында мәгълүмат алдык.

   Мәдәният көндәлеге белән  дә эшләдек. Анда чыккан уеннарны, кроссвордларны чиштек .