Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Бар кеше игелек кылса, яктырыр иде дөнья" (Инвалидлар көне)

    Өченче декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн - язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.

   Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Күпләре, язмыш сынауларына баш имичә, нык ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык аша авырлыкларны җиңеп чыкканнар.

    Китапханәдә үткәрелгән әңгәмәбездә без нәкъ менә шундый кешеләребезнең берсе Рөстәм Нәбиев турында сөйләштек. “Идел” журналында басылып чыккан “Аякларымны югалттым, тик үземне югалтмадым” исемле мәкалә белән таныштык. Интернет челтәреннән Рөстәм турында өзекләр карадык. Китапханәче “Бөртекләп җыелган гомер” исемле китаптан өзек укыды һәм укучыларга китапны укырга этәргеч ясады.