Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы”

   16 нчы апрельдән алып 23 апрельгә ккадәр Татарстанда “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” старт алды. Бу атналыкта “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында бик күп изге эшләр башкарыла. Безнең китапханә дә бу акциядә актив катнашты.

    17 апрель көнне балалар бакчасында “Сәламәтлекне кечкенәдән сакла!” исемле мероприятие үткәрдек. Балалар белән башта нәрсә ул сәламәтлек, сәламәт булу өчен ниләр эшләргә кирәк дигән темага сөйләшүләр алып бардык. “Кеше”дидактик материаллары ярдәмендә гәүдә төзелеше турында, гәүдәне сәламәт саклау турында сөйләштек. Ахырдан күңелле уеннар уйнадык.   

   18 нче апрель көнне без ”Дуслык елмаюдан башлана”дигән танып-белү сәгате үтте.

Дуслык турындагы җырлар җырладык, дуслык төрләре турында сөйләштек. Дуслык турында әкият-хикәяләрне искә төшердек.

   19 апрель көнне “Мәрхәмәтле кино” көне уңаеннан “Минем яраткан киноартистларым” исемле инша язу конкурсы уздырдык. Күп баланың яхшы телефоны да, фотоаппараты да юк. Шуңа күрә алар үзләренең фикерләрен кәгазъгә төшерү белән генә чикләнә. Укучылар белән кино сәнгате, аның серләре турында сөйләштек. Алар  үзләре язып килгән иншалары белән таныштырдылар. Иншаларны аерым папкага туплап куйдык.

   20 апрель көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә Кем ул Донор? Исемле түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр булды. Монда 9 сыйныф укучылары һәм авылыбыз фельдшеры Гадения Мәсхүт кызы катнашты.   Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

   21 апрель көнне  газета-журналлар алып Гөлфәния апаның хәлен белергә бардык. Аңа йорт эшләрендә үзебезнең ярдәмебезне тәкъдим иттек.