Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Шаян шигырьләр остасы" (Ш. Галиевка - 90 яшь)

   Ш.Галиев-балаларга адресланган берничә дистә китап авторы. Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья –яңа гына теле ачылган нәниләрнең, олы яшьтәге мәктәп балаларының кызыклы тормышы чагылдырыла. Аның иҗат лабораториясе юмордан башлана. Шәвәли – юмористик образ. Ул шуклыгы, җорлыгы белән рәхәт көлдерә, дөньяны юмор аша күзәтергә, аны танып белергә өйрәтә.

  Иске Ашыт авыл китапханәсендә Ш.Галиевка 90 яшь тулу уңаеннан “Шаян шигырьләр остасы” исемле дәрес-сәяхәттә  Иске Ашыт гомумбелем мәктәбенең 5 сыйныф укучылары катнашты. Бергәләп язучының тормышы, иҗаты буенча сәяхәт иттек. Укучылар ярыша-ярыша язучының берсеннән-берсе кызыклы шигырьләрен укыдылар, шаян Шәвәли образына керергә тырыштылар. Автор үзенең фикерләрен сабый күңеленә төрле кызыклы хәлләр, гаҗәп күренешләр, күңелле вакыйгалар аша сеңдерә. Дөнья балага кызыклы, серле булып тоела. Шагыйрь шигырь эчендәге күп төрле уеннар, мәзәкләр белән генә чикләнми, бу уенга шигырьнең үзен дә, андагы сүзләрне дә куша. Шагыйрь баланы үз тирәсендәге дөньяны танып- белергә, андагы яхшы һәм начарны аера белергә генә түгел, сөйләшә белергә дә – туган телнең байлыгын, матурлыгын күрергә дә, музыкасын, шигъри нәфислеген тоярга да өйрәтә. Укучылар бик теләп Ш.Галиевның китапларын алдылар.