Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Н. Таҗдаровага - 130 ел"

   Бу көннәрдә иҗаты татар театры тарихында зур урын алып торган якташыбыз Нәгыймә Таҗдарованы искә алабыз,аның тууына  130 ел.

Шул уңайдан Иске Ашыт мәдәният йортында Н.Таҗдарованың тормышы һәм иҗатына багышланган семинар - конкурс булып үтте. Семинарда Яңа Кенәр һәм Ташкичү авыл җирлегенә кергән мәдәният йортлары катнашты.Утыз елдан артык дәвам иткән артистлык гомерендә  Н. Таҗдарова  270 ләп роль башкара. Һәрбер мәдәният йорты ул уйнаган рольләрне чагылдырырга тырышты. Н. Таҗдарова уйнаган рольләргә багышлап төзелгән китап  күргәзмәсе тәкъдим ителде.