Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Н. Хәсәнов "Кичеккән күке моңы"

   8 сыйныф укучылары белән Нурислам Хәсәновның «Кичеккән күке моңы» дигән хикәясен кызыксынып укып чыктык. Без бит әдәби әсәрне истә калдырсак та, аның авторын күбебез хәтерләми. Шуңа күрә китапханәче Н.Хәсәновның тормышы һәм  иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтте. Әңгәмә барышында укучылар әсәргә карата үзләренең фикерләрен әйттеләр. Чарада “Н. Хәсәнов язучы гына түгел, ә җаннар докторы” исемле күргәзмә оештырылды, күзәтү ясалды.

Ятим балалар, ялгыз калган картларның аянычлы язмышын язучы үзенең әсәрләрендә аеруча  оста тасвирлый. Китапның кыйммәте шунда: ул үз укучысын битараф калдырмый, сагышландыра, уйландыра, моңайта, елата, кеше булып калырга өйрәтә. Хикәя укучыларга бик ошады. Укучылар язучының китапларын өйләренә укырга алдылар.