Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Һәрвакыт рәхмәт әйтәм"

    Сөйләшкәндә тылсымлы сүзләр куллану читен эш түгел. Ләкин моңа кече яшьтән үк гадәтләнергә кирәк. Шулай булганда гына без гомер буе кешеләргә шатлык китерербез. Бер яхшы сүз кешегә рәхәтлек, күңеленә тынычлык бирсә, яман сүз кешене бик нык рәнҗетергә мөмкин. Шуңа күрә

“ Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы”, “Ягымлы сүз язгы көн кебек” дип тикмәгә генә әйтмиләр. Язгы көн ничек матур, җылы, кояшлы булса, тылсымлы сүз әйткәннән соң да кешенең күңеле яктыра, матурлана. Дөрестән дә, матур сүз ишеткәч, күңелле һәм рәхәт була.

    16 октябрь көнне бакча балалары белән “Һәрвакыт рәхмәт әйтәм” исемле танып белү сәгате үткәрелде. Кунакта һәм табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, сакчыллык, тәмле телле булу серләренә төшендек. “Тәмле сүз” исемле китаптан нәниләр өчен “Шапшакларны бака ялый”, “Табын янында”, “Аягүрә ашарга ярыймы?” исемле хикәяләр укылды. “Табын янында”, “Телефоннан сөйләшү” уеннары уйналды.Балалар бер-берсенә ягымлы сүзләр әйтешеп, һәрвакыт әдәпле булырга сүз бирделәр.