Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Хатлар яздым утырып..."

   Почтальон диюгә күз алдыма иңнәренә олы сумка аскан хат ташучы апалар килеп баса. Ул сумка хатлар, типография буявы исе аңкып торган газета-журналлар белән шыплап тулган була. Бүген хат ташучылар андый тулы сумкалар белән йөрмәсә дә, әле хәзер дә аларны һәр йортта көтеп алалар. Вакытлы матбугат, пенсия-субсидия өләшүче дә, көндәлек кирәк товарларны алып кайтучы, өлкәннәрнең моң-зарларын, шатлыкларын бүлешүче дә ул почта хезмәткәре.

   Почта көне уңаеннан без башлангыч сыйныф укучылары белән “Хатлар яздым утырып...” исемле кичәгә җыелдык. Кичәбез башта китапханәдә, аннары почтада дәвам итте. Почта мөдире Гөлсинә апа безне почта белән таныштырды, ә почтальоннар үзләренең башкарган хезмәтләре турында сөйләделәр. Укучылар бик күп мәгълүмат алдылар.

Халык укымый, дип зарлансак та, бүген Иске Ашыт почта бүлекчәсенә 37 исемдәге газет, 9 исемдәге журнал килә. Күпчелек «Татарстан яшьләре", "Ирек мәйданы", "Ватаным Татарстан", "Акчарлак" газеталарына, "Казан утлары", "Сөембикә", Сабантуй", "Салават күпере" журналларын алдыра икән. Хат язышучылар, котлау открыткалары җибәрүчеләр дә юк түгел. Шулай ук посылка салучылар да бар икән.

    Халык өчен хезмәт итә алар. Кар дими, яңгыр дими авылдашлары янына ашыгалар. Хат ташучылар хезмәтен олылап, бәйрәмнәре уңаеннан аларга рәхмәт сүзләребезне җиткердек.