Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләрен

   19 нчы апрель көнне Яңа Кенәр мәдәният йортында китапханәләр  һәм клуб хезмәткәрләре белән берлектә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган «Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләрен” дип исемләнгән сәнгать фестивале үткәрелде. Фестивальдә 5 авыл җирлегеннән килгән хезмәткәрләр катнашты. Без Иске Ашыт авыл җирлеге исеменнән  “Тукайга ияреп “ исемле әкият инсценировкасы куйдык. Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүчеләр конкурсында көч сынаштык. Шулай ук  Г.Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырлар номинациясендә дә актив катнаштык. Габдулла Тукай мирасы яшәгәндә миләттебез дә  яшәр!