Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Авыллар тарихы буйлап..."

   5 октябрь көнне Ташкичү гомумбелем мәктәбендә ТР ФА Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институтыннан килгән фән эшлеклеләре, “История селений Ашитского джиена Заказанья» исемле китапның авторлары белән очрашу, китапка презентация булды. Китапка  Ташкичү, Иске Ашыт, Иске Кенәр, Яңа Кенәр, Мәмсә авыллары турында, күренекле галимебез Ш. Мәрҗәни турында да бик күп мәгълумат тупланган. Кунакларыбыз буш кул белән килмәгәннәр, китапханәбезгә “История селений Ашитского джиена Заказанья», “Иҗтиһад ишекләрен ачучы Мәрҗәни”, “Мәрҗәни белән бәйле эпиграфик истәлекләр” исемле китапларын бүләк иттеләр. Бик зур рәхмәт аларга.

   Яңа китапларны укырга китапханәбезгә рәхим итегез.