Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Компьютер - ул бик уңай"

   Хәзерге тормышны Интернеттан башка күз алдына да китереп булмый. Яшьләрнең кулларыннан да төшерми торган «уенчыгы» дисәләр дә, әбиләрдә дә, бәбиләрдә дә шул ук хәл.

    Интернетсыз бер көн дә яши алмыйбыз. Гаиләдә алыштыргысыз ярдәмче ул. Балалар өй эшләрен шунда әзерли. Башта “В Контакте” челтәрендә дусларыннан биремнәрне белешәләр, аннары Интернеттан кирәкле мәгълүмат табалар. Интернет ярдәмендә барлык туганнар белән аралашып торабыз. Кичләрен алар безне “Скайп”та көтә. Әле генә — Себер, әле генә — Көньяк элемтәдә. Акча туздырып, кунакка йөрисе юк.

    Иске Ашыт авыл китапханәсендә “Компьютер – ул бик уңай” исемле танып белү сәгате узды. Китапханәче интернет челтәрен куллану тәртибен, аралашу, төрле түләүләр өчен дә әллә кая барып чират торасы түгеллеген, күп  мәсьәләне өйдән чыкмыйча хәл ителүен аңлатты. Кинолар да карыйбыз, китап укыган кеше дә теләгәнен шунда интернеттан  эзләп таба. Өлкән китап укучыларымны компьютер серләренә өйрәттем: “мышка”ны ничек тотарга, клавиатура белән ничек кулланырга икәнлеген бергәләп өйрәндек. Әле бу безнең дәресләребез киләчәктә дә дәвам итә.