Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Тынмасын чишмәләр чылтыравы"

  16 август көнне Иске Ашыт авыл китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә яңа чишмә янында «Тынмасын чишмәләр чылтыравы» исемле бәйрәм оештырды. Авылыбызның шәфкатьле кешеләре Сәләховлар гаиләсе үлеп барган чишмәгә яңа сулыш өргәннәр. Буралап, матурлап эшләп кенә калмаганнар, бик җайлы баскычлар, утыргычлар, су алу өчен матур чиләк һәм чүмеч тә элеп куйганнар. Бәйрәмгә җыелган бар халык исеменнән аларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

  Бу көнне чишмә янында искиткеч матур бәйрәм булды. Чишмә янына яше-карты җыелды. Матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Өлкәннәр тарафынннан истәлекле вакыйгалар искә төшерелде. Бәйрәм ахырында чишмә суыннан чәй кайнатып, тәмле чишмә суыннан авыз иттек.