Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Утыр балам,әкият сөйлим"

   13 сентябрь көнне Иске Ашыт авыл китапханәчесе “Ак каен” балалар бакчасында “Утыр балам, әкият сөйлим” исемле яраткан язучыбыз А.Алишка багышланган уен-сәяхәт оештырды. Балалар язучы турында, язучының “Бал корты һәм Шөпшә», «Куян кызы», «Нечкәбил», «Койрыклар» әкиятләре белән таныштылар.

“Сертотмас үрдәк” әкиятенең мультфильмын карадылар. Әкиятне рольләргә бүлеп уйнадылар, сорауларга җаваплар  бирделәр. Ахырдан балалар үзләренә ошаган әкият героеның рәсемен ясадылар.