Тукай абый әкиятләре
Г.Тукай әсәрләре туган якка мәхәббәт белән сугарылган, аның табигатенә мәхәббәт, туган йортка, туган җиргә, тырыш хезмәтнең кадерен белергә өйрәтә. Балалар әйләнә-тирәдәге мөхит белән Г.Тукай шигырьләре һәм әкиятләре буенча таныша.
13 апрель көнне Иске Ашыт балалар бакчасында “ Тукай абый әкиятләре” исемле дәрес үткәрдем. Балалар белән Тукай әкиятләре буенча сәяхәт иттек.
Ахырдан презентация буенча Тукай турында, әти-әнисе, балачагы турында карап дәресебезгә нәтиҗә ясадык. Балаларга 8 китап бирелде.