Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Җәлил һәм җәлилчеләр"

   25 август-Җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан  Иске Ашыт авыл китапханәсендә "Җәлил һәм җәлилчеләр" темасы астында  тарихи сәгать үткәрелде. Максат итеп укучыларда тотрыклы патриотик, югары рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү куелды. Китапханәче үзенең чыгышында җәлилчеләр булган төрмәләр, башлары киселгәндә дә Газраилнең күзенә туры карап, елмаеп үлгән чын каһарманнарның язмышлары турында сөйләп китте, презентация тәкъдим итте.Укучылар М.Җәлилнең Моабит дәфтәреннән үзләре өйрәнгән шигырьләрен искә төшерделәр.