"Флагымда батырлык, тугрылык, тынычлык"
22 август көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә Дәүләт флагы көне уңаеннан, “Флагымда батырлык, тугрылык, тынычлык”исемле информация сәгате үткәрелде. Укучыларга “Россия флагы-безнең горурлыгыбыз” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Укучылар флагның килеп чыгу тарихына кагылышлы һәм дәүләт символлары турында кызыклы фактларны белделәр.