Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Кунакка килегез!" (Әдәби мәйдан)

  1 август көнне безнең иң яраткан язучыларыбызның берсе булган  Р.Миңнуллиннның туган көне иде. Аңа 70 яшь тулды. Шул уңайдан Иске Ашыт авыл китапханәчесе “Кунакка килегез!” исемле әдәби мәйдан үткәрде.

 Язучының тормышы, иҗаты, шигырьләре белән таныштык. Бигрәк тә язучының “Әнкәй”, ”Әнкәйнең догалары”, “Килен төшә безнең авылга” җырларын яратып башкардык. Йомгаклау өлешендә кулга-кул тотынып “Яратыгыз” җырын җырладык.