Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Без яшь сайлаучылар - Россиянең киләчәге.

   Кешеләргә элек-электән сайлау хас. Теләсә нинди демократия сайлауга нигезләнгән. Гражданнар партияләрне, лидерларны, яраткан газета-журналлар, үзләренең сәяси позицияләрен һәм башкаларны сайлый. Демократик җәмгыятьтә яшәүче гражданин мөстәкыйль карар кылырга һәм даими рәвештә сайларга мәҗбүр. Сайлаулар гражданнарның илдәге хәлгә тәэсир итә алуның төп ысулы булып тора. Чөнки теге яисә бу кандидатка өстенлек биреп, без дәүләт эшләрендә катнашабыз.

 

   Сайлау хокукы мәсьәләләре буенча эшчәнлекне активлаштыру – бүгенге көндә китапханә эшчәнлегендә актуаль юнәлешләрнең берсе. Әлеге уңайдан без яшь сайлаучылар, аеруча сайлауларда беренче мәртәбә катнашучылар белән эшләүгә зур игътибар бирәбез.

  2 апрель көнне Иске ашыт авыл китапханәсендә “ Без яшь сайлаучылар-Россиянең киләчәге” исемле түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр булып узды. Сайлау комиссиясе секретаре Ганиева Диләрә Мансуровна яшь сайлаучыларга сайлау тәртибе, сайлау кагыйдәләре белән таныштырды.

   Хәзерге вакытта яшьләр халыкның социаль актив өлеше булып тора. Яшьләрнең сайлау процессында катнашуы актуаль төс ала бара. Чөнки дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына сайлый һәм сайлана алу хокукы бүгенге яшәү рәвешенең аерылгысыз өлеше булып тора. Әлеге хакыйкатьне аңлауга һәр кешенең бүгенгесе, киләчәге, тулаем илнең киләчәге бәйле.

   Яшьләрнең сайлауларда катнашуы аеруча мөһим. Кайберәүләр сайлауларга гади формаль эш дип карый. Әмма бер тавышның да мөһим роль уйнавын онытырга ярамый. Тиешле карар кабул итү өчен бер тавыш җитмәскә мөмкин дип аңлатты Диләрә Мансуровна.

  Илдә күп нәрсә безнең караштан торуны аңлар өчен  үзебезнең дәүләт, халык тормышында катнашыбыз булуны  сизеп яшәргә тиешлегебез турындагы сүзләр белән мөрәҗәгать итте. Мин – үз илемнең  гражданины.