Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Ядкәрләрдә хәтер яши" (Әдәби мәйдан)

   1941 елның 22 июнь көне – егерменче гасырның иң зур фаҗигаләреннән булган Бөек Ватан сугышы башланган кара көн. Байтак еллар узса да, халкыбыз күңелендә бүгенгедәй истә ул кайгылы көннәр.

    Иске Ашыт авыл китапханәчесе  бу көнгэ карата һәйкәл янында әдәби мәйдан үткәрде.  Монда безнең укучылар белән әңгәмә булып узды. Аларга сугышның нинди куркыныч икәнен, нинди афәтләр алып килгәнен анлатып уздык. Сугыш турында шигырьләр сөйләдек, «Хәтер” китабы, язучыларыбызның сугыш темасын чагылдырган әсәрләрен искә төшердек. Ватаныбыз иреге һәм мөстәкыйльлеге өчен сугышта һәлак булучыларга мәңгелек дан. Җиңү таңының, бу тынычлыкның бәһасе бик кыйммәт икәнен  беребез  дә онытмасак иде.