Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Кошлар безнең дусларыбыз.

  1 апрель-кошлар көне. Иске Ашыт авыл китапханәсендә уен-викторина үткәрдек. Укучылар  ике командага бүленделәр: Сырчыклар һәм Карлыгачлар. Укучылар табышмакларга җаваплар бирделәр, кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, кошлар турындагы китап исемнәрен атадылар, сайраулары буенча кошларның исемнәрен атадылар... Карлыгачлар командасы җиңеп чыкты. Соңыннан презентация буенча кошлар турында алган белемнәрне ныгыттык.

Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар - табигать күрке.Ахырдан укучыларга кошлар турында китаплар тәкъдим ителде.