Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Дөнья яме-үз кулыңда"

   7 июнь көнне Иске Ашыт авыл  китапханәсендә “Дөнья яме-үз кулыңда” исемле  китап күргәзмәсе төзелде. Төп максат – балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. Күргәзмәдә китаплар, балалар һәм әти – әниләр өчен мәгълүматлы буклетлар урын алды.

    Ничек яшәргә, сәламәтлегеңне чыныктыру өчен нәрсәләр эшләргә, картайган көнгә кадәр ачык акыл һәм эшкә сәләтлелекне ничек сакларга, үзеңнең хезмәтеңне, ялыңны, туклануыңны ничек оештырырга, барысы турында да тулырак мәгълүматны күргәзмәдәге әдәбият белән танышып белергә була.