Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Кыргый хайваннар тормышы"

  Иске Ашыт авылы китапханәсендә "Ак каен" балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиядә булдылар. Экскурсиянең максаты мәктәпкә керүче балаларны китапханә белән таныштыру, китапка мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү. Балаларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләнде. 

  Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар.“Нәниләр әлифбасы”, «Шигъри әлифба”, "Нәни болан баласы" китапларына күзәтүләр ясалды."Рәсемдә кем?" әдәби уенында балалар актив катнаштылар.

   Темабыз “Кыргый хайваннар тормышы” булганлыктан, балаларга виртуаль зоопарк видеоязмасы күрсәтелде, кыргый хайваннар тормышы турында сөйләштек. Ахырдан зоопарк турында мультфильм карадык.