Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Балалар киносы

       Россия призеденты В.В. Путин тарафыннан 2016 ел Россиядә кино елы дип игълан ителде.  Кинофильмнар, сериаллар кешелек тарафыннан иң яратып кабул ителгән ял итү чараларының берседер мөгаен. Бу төрдәге сәнгать кече яшьтәге сабыйдан алып олы кешеләргә кадәр бик яхшы таныш.

   Өйдә телевизор артында карыйсыңмы , әллә кино – театрларга барып карыйсыңмы без бер генә мизгелгә дә кинодан аерылып тормыйбыз. Һәм безнең яшәешебезне аннан башка күз алдына китерүе дә кыен.

  26 март көнне китапханәгә килгән балалар белән мульт-дәрес үткәрдем. Бу балаларга аеруча кызыклы. Бала тормышында мультфильмнарның әһәмияте турында әңгәмә алып бардым.

   Балалар белән “Агачлар да авырый” фильмын карадык. Агач авырыймыни, нилектән авырый? дигән сорауларга җаваплар эзләдек. Бу фильм табигатьне сакларга чакыра дигән нәтиҗә чыгардык.

  Каникул булгач, каникул булсын инде ул. Ахырдан бергәләп “Авылда каникулда” фильмын карап, без нинди рәхәт җирдә яшибез икән, туган авылның кадерен белик дигән фикердә дәресебезне тәмамладык. Укучылар каникулда укырга дип 12 китап алдылар.