Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Сугыш урлаган балачак" (акция)

   4 нче майда 11.00. сәгатьтә Иске Ашыт авыл  китапханәсе  5-8 сыйныф укучылары белән  “Балаларга сугыш турында укыйбыз” (“Читаем детям о войне”) дигән акциядә катнашты. Акциядә катнашучылар Туган илебез өчен үз  гомерләрен биргән солдатларыбызны  бер минут  тынлык белән искә алдылар.

    Китапханәче укучыларга Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, сугыш салган авырлыклар турында сөйләде. Укучыларга  Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларыбызның әсәрләре  турында сөйләнде.  Г. Сабитовның «Кайнар туфрак” исемле китабыннан “Чын дәфтәр”, “Кәккүк ялгыша икән” исемле  сугыш мизгелләрен чагылдырган хикәяләре кычкырып укылды. Бу китаплар буенча төзелгән презентацияләр тәкъдим ителде. “Сугыш турында мин китаптан белдем” исемле китап күргәзмәсе буенча  үзара фикер алыштык. Укучылар үзләренең  сугышта һәм тылда көрәшкән эби – бабайлары турында да искә алып үттеләр. М.Җәлил, Ф.Кәрим, К.Булатованың сугыш турындагы шигырьләре яттан сөйләнелде. Кичәбез  видеоязмалар, көйләр белән баетылды. Утлы еллар турында язылган бу хикәя балалар йөрәгенә үтеп керер һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйнар дип ышанабыз.